Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хәрби югары уку йортының яңа җитәкчесен Россия Коры җир гаскәрләре башкомандующие Олег Салюков белән очрашу вакытында тәкъдим иттеләр. Әңгәмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
- Виталий Петрович Герасимов 1977 елның 9 июлендә Казанда туа. Казан югары танк команда училищесы һәм Чиләбе танк институтының Казан филиалы курсанты була. Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Төньяк Кавказ хәрби округында мотоукчы батальоны командиры була.
- 2017-2019 елларда – РФ Кораллы көчләре Генераль штабы Хәрби академиясенең илкүләм иминлек һәм дәүләт оборонасы факультеты тыңлаучысы. Сириядәге операциядә катнаша.
- 2019-2020 елларда – Үзәк хәрби округның 90нчы гвардия танк Витебск-Новгород дивизиясе командиры. 2020-2022 елларда - Үзәк хәрби округның 41нче гомумгаскәри армиясе командующиеның беренче урынбасары – штаб башлыгы. 2022 елның маеннан – Көнчыгыш хәрби округның 36нчы гомумгаскәри армиясе командующие.
- Соңгы ике вазифада махсус хәрби операциядә катнаша. Соңгы вакытта Генераль штаб Хәрби академиясенең илкүләм иминлек һәм дәүләт оборонасы факультетын җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез