Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Программа соңрак игълан ителәчәк. Фестиваль датасы турында 5 март кичендә «Казан» гаилә үзәге янында зур мультимедиа шоу белән игълан ителде.
Яңалыкларны фестивальнең рәсми ВКонтакте төркемендә күзәтеп барырга мөмкин.
2025 елда VK Fest Казанда беренче тапкыр узды һәм 20 000 кунакны җыйды. Төп сәхнәдә Баста, ZOLOTO, Элвин Грей, Юлия Савичева, «Комната культуры», Три дня дождя һәм ХЛЕБ чыгыш ясады. Аерым сәхнә татар артистларын берләштерде: анда Нурминский, GAUGA, Хижина Музыканта, Марат Яруллин чыкты – бөтен җырлар татар телендә яңгырады. VK Лекториенда Татарстанның гаилә традицияләре һәм республикада спортны үстерү турында фикер алыштылар.
«Казан – ул традицияләр һәм заманчалык бергә яшәгән шәһәр һәм бу безнең фестивальгә туры килә. VK Fest буыннарны берләштерә: монда дуслар, балалар, бөтен гаиләләр белән киләләр. Узган ел барлык билетлар фестиваль башланырга ике көн кала сатылып бетте. 20 000 кунак безгә Татарстанның VK Festны үзенең мәдәни тормышының бер өлеше итеп кабул итүен күрсәтте. Без артистлар белән җылы, үзенчәлекле Казаны яраттык, ул гаҗәпләндерә белә. Яңа очрашуны түземсезлек белән көтәбез һәм Казан өчен ниндидер махсус әзерлибез», – дип сөйләде VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез