Владимир Путин 2023 елны илдә Укытучы һәм остаз елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Россия Хөкүмәтенә 3 ай эчендә Укытучы һәм остаз елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру, составын раслау йөкләнгән. Министрлар Кабинетына шулай ук аны үткәрү планын эшләргә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез: киләсе елның Укытучы һәм остаз елы булачагы турында 2021 елның октябрендә белдерелгән иде. Президент бу карарны 2023 елда Россиядә фәнни педагогикага нигез салган Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу белән бәйләп аңлатты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез