Газетага язылу

Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте

РФ Президенты Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте.

Бу хакта ул кадрлар әзерләүгә багышланган Россия Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

«2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Менә хәзер генә тиешле указга кул куйдым», – диде Путин.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Ватанны саклаучыларга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына (1941–1945 еллар) багышланган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре