Владимир Путин: "Агымдагы ун ел Россия өчен икътисади мөстәкыйльлекне ныгыту елына әйләнәчәк"

Агымдагы ун ел Россия өчен икътисади мөстәкыйльлекне ныгыту елына әйләнәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумында белдерде.

Үзебезнең инфраструктураны, үзебезнең технологияләрне тизләтелгән рәвештә үстерү күздә тотыла, диде ул. Президент шулай ук 2020 нче еллар дәверендә илдә белгечләр әзерләүнең сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде. Шул ук вакытта нәтиҗәле һәм бәйсез финанс системасы булдыруның планлаштырылуын да искәртте. «Икътисад хосусый эшмәкәрлеккә торган саен күбрәк таяначак һәм, әлбәттә инде, халыкара хезмәттәшлеккә юнәлешен саклап калачак», – диде Путин. Ул сәүдәгә, инвестицияләргә, уртак технологияләр эшләүгә этәргеч бирүнең зарурилыгын әйтте. Моннан тыш финанс базарын ныгытырга, сумнардагы алыш-бирешләрнең өлешен арттырырга ниятләнүне белдерде.

Владимир Путин моңа кадәр инде берничә тапкыр белдергәнчә, Россия Украинада махсус хәрби операция

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин

Көн хәбәре