Россия Президенты Владимир Путин “Вашингтон Кэпиталз” хоккей командасы һөҗүмчесе Александр Овечкинны НХЛ чемпионатлары тарихында голлар буенча Уэйн Гретцки рекордын челпәрәмә китергән Александр Овечкинны котлаган.
“Күренекле рекордыгыз белән котлыйм! Сез НХЛ чемпионатлары уеннарында керткән шайбалар саны буенча легендар осталарны артка калдырдыгыз”, – диелгән Кремль сайтына урнаштырылган котлауда.
Исегезгә төшерәбез: Гретцки рекорды 894 шайба тәшкил иткән. Овечкин исә кичә “Вашингтон”ның “Нью-Йорк Айлендерс” белән уенында 895 нче шайбасын керткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез