Владимир Путин Аляскада Трампка Украина әсирләре фотосы һәм петициясе белән китап тапшырган

Владимир Путин Анкоридж шәһәрендәге очрашу вакытында Америка президенты Дональд Трампка Украина хакимиятләре үзләренең иленә кабул итүдән баш тарткан хәрби әсирләрнең фотосурәте һәм петициясеннән торган китап тапшырган. Бу хакта “RT” яза.

Трампка тапшырылган китапта “1000” билгесе белән әсирләрнең төркемләп төшкән фотосы урнаштырылган.
Трамп “Fox News” телеканалы журналисты белән әңгәмәсендә, китапның эчтәлегенә тукталып, анда Украинаның 1 мең әсире исемлеге урын алуын билгеләп үткән. АКШ президенты, Россиянең әсирләрне азат итәргә әзер булуына басым ясап, Украина гражданнарын үз ватаннарына кире кайтарырга кирәклеген әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре