Владимир Путин Андрей Турчакны Алтай губернаторы вазыйфасына билгеләгән

Россия Президенты Владимир Путин Алтай губернаторы Олег Хорохординны отставкага җибәргән. Төбәк башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Федерация Советы вице-спикеры, “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак билгеләнгән. Хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында бу җәһәттән тиешле указ урнаштырылган.\

Моңа кадәр Хорохордин белдергәнчә, ул сайлауга кадәр үк, вакытыннан алда Алтай җитәкчесе вазыйфасыннан китә. Үзе әйтүенчә, яңа эшкә күчә.
Андрей Турчакка 48 яшь. 2009-2017 елларда Псков өлкәсе губернаторы булып эшләгән, шуннан соң Федерация Советына эшкә күчкән. 2022 елның 20 декабреннән мобилизация һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм мәсьәләләре буенча эш төркеменә җитәкчелек иткән.
Исегезгә төшерәбез: быел өченче губернаторның эшеннән китүе инде бу. 30 майда бердәнбер хатын-кыз-губернатор – Ханты Манси автономияле округы җитәкчесе Наталья Комарованың вазыйфасыннан китүе турында хәбәр ителде. Икенче көнне үк Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та отставкага китүе турында белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре