Төп ризыкларның бәясе үсү коронавирус пандемиясенә бәйле түгел. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә шулай дип белдерде.
“Халык өчен иң кирәкле азык-төлекнең кыйммәтләнүен пандемия белән аңлатып булмый. Пандемиянең биредә бернинди катнашы юк. Сәбәбе бар, әлбәттә. Дөнья базарларында бәяләрнең үсүе һәм эчке бәяләрне дөньякүләм бәяләргә якынайту, шулай ук экспорт мөмкинлекләреннән файдаланып калу омтылышы”, – диде ул.
Владимир Путин үзебездә җитештерелгән шикәр комының ил халкы ихтыяҗына тулысынча җитүенә карамастан бәясе 71,5% ка артуына игътибар итте. Үсемлек мае – 23,8%ка, он –12,9%, токмач – 10,5%, икмәк-күмәч ризыклары бәясе – 6,3%ка арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез