Газетага язылу

Владимир Путин белән Туры элемтәгә 314 меңнән артык сорау килгән

Зур матбугат конференциясе алдыннан РФ Президенты Владимир Путинга 314 меңнән артык сорау юлланган. Бу мәгълүматларны «Россия 24» эфирында хәбәр иттеләр.

Шулай ук телеканалда билгеләп үтүләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге – 67 проценты – хатын-кызлардан килгән, шул ук вакытта ир-атлар өлешенә сорауларның 33 проценты туры килә. Россиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм махсус хәрби операция кызыксындыра.

Үз сорауларыгызны moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайтында, 0-40-40 номерына СМС-хәбәрләр аша һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча бирергә мөмкин. МАХ мессенджерында чат-боттан да файдаланырга мөмкин.

Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 19 декабрь 12:00 сәгатьтә башлана. Сораулар программаны трансляцияләү тәмамланганчы кабул ителәчәк.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре