Владимир Путин БРИКС кысасында бердәм фәнни-технологик киңлек булдырырга кушкан

БДБ һәм БРИКС илләре бердәм фәнни-технологик киңлек булдыруга омтылачак. Россия Президенты Владимир Путинның Фән һәм мәгариф буенча совет утырышы һәм мегагрант алучылар, әйдәп баручы галимнәр белән очрашу йомгаклары буенча йөкләгән бурычлары исемлегеннән шуны күрергә мөмкин.

“Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге һәм БРИКС дәүләтара берләшмәсе кысасында бердәм фәнни-технологик киңлек булдыру буенча тәкъдимнәр тапшырырга,” – диелгән Кремль сайтына урнаштырылган документта.
Хөкүмәт 1 ноябрьгә кадәр тәкъдимнәр әзерләп, аларны дәүләт башлыгына тапшырырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре