Газетага язылу

Владимир Путин: «БРИКС уеннарын ачык дип белдерәм»

Россия Президенты Владимир Путин видеэлемтә аша БРИКС уеннарының ачылыш тантанасында катнашучыларны сәламләде һәм уеннар рәсми төстә ачык дип белдерде.

"Ярышлар ике атна эчендә дөньяның йөзгә якын иленнән 3 меңнән артык атлетны беләштерәчәк. Әлеге колачлы спорт бәйрәме спортның универсаль кыйммәтләре, тигез мөмкинлекләр һәм гадел көрәш тантанасын тагын бер кат чагылдырачак", - диде Россия Презиленты.

Аның әйтүенчә, дөнья күләмендә БРИКСның роле арта. "Сәяси тыкшыну һәм басым ясаулардан азат булган, бөтен дөнья спортчыларын берләштергән БРИКС уеннарына карата кызыксыну да артачак дип уйлыйм", - диде Владимир Путин.

Ул БРИКС уеннарын рәсми төстә ачык дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре