Дәүләт чыгымнарының өстенлекле юнәлешләре, шул исәптән халыкка социаль ярдәм һәм илнең оборона куәтен ныгыту сакланып калачак. Бу хакта Президент Владимир Путин икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә утырышында белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
“Алдагы өч елдагы кебек үк, халыкка социаль ярдәм, илнең оборона куәтен ныгыту, Донбасс һәм Новороссия төбәкләрен интеграцияләү, шулай ук илебез икътисадын, социаль өлкәне технологик яктан үстерү, инфраструктураны киңәйтү һәм ныгыту, шәһәр-бистәләрне яңарту, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту дәүләт чыгымнарында өстенлекле юнәлешләр булып калырга тиеш”, – дип санап үткән дәүләт башлыгы.
Президент катнашында киңәшмә 2025 елга һәм пландагы 2026-2027 еллар чорына федераль бюджет проектын эшләүгә багышланган.
Владимир Путин тормышның барлык өлкәләрендә уңай үзгәрешләргә ирешү өчен киләсе елдан яңа илкүләм проектларны тормышка ашыра башлау зарурилыгын аерым искәртеп үткән. Моңа бәйле рәвештә, ул теге яки бу юнәлешкә акчаның федераль бюджетка тулы күләмендә салынырга тиешлеген билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез