Бүген Россия Президенты Владимир Путин, кайбер илләрнең дустанә булмаган гамәлләренә бәйле рәвештә, финанс һәм ягулык-энергетика өлкәләрендә махсус чаралар куллану турында Указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.
Указ нигезендә, Россиянең стратегик предприятиеләре акцияләренә ия булучы дустанә булмаган илләр вәкилләренә ел ахырына кадәр бу акцияләре белән алыш-биреш ясау тыела.
 Моннан тыш Владимир Путин ел ахырына кадәр дустанә булмаган илләр инвесторларына “Сахалин-1”нефть-газ проектындагы һәм Харьяга нефть чыганагындагы өлешләре белән алыш-бирешләр ясауны тыйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез