Россия Президенты Владимир Путин Якутиядәге кышкы зәмһәрир суыкларны искә төшергән. Ул Ерак Көнчыгышта эшләүче яшь белгечләр белән очрашуда төбәккә 2006 елгы сәфәре турында сөйләп үткән. Ул чагында анда -50 градус салкын булган. Дәүләт башлыгы шаяртып әйткәнчә, өзелеп төшмәсеннәр тагын, дип, колакларына орынырга курыккан хәтта.
Очрашуда катнашучыларның берсе Президентка Пятигорскидан Забайкалье краена ике ай элек кенә килүе турында сөйләгән. “Биредәге кышны күрмәгәнсез әле, димәк?” – дип сораган Путин һәм уңай җавап ишеткән.
“Кышны күрергә, биредәге температурага җайлаша алу-алмавыгызны аңларга кирәк. Бик салкын монда, әлбәттә. Кышын бирегә килгәнемне хәтерлим. -50 градус иде.…
[15:00, 18.06.2024] Валя Апа: Баулы районы мәктәбе укытучылары ГТО нормативлары тапшырган
Татарстанның Баулы районы мәктәп укучылары “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты буенча “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексы нормативлары тапшырган. Бу хакта “Татмедиа” хәбәр итә.
“Башлангыч сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм бу. Алар нормативлар тапшырырга әзерләнде. Хәзер инде үзләренең физик әзерлеген күрсәтә”, – дип сөйләп үткән Баулы районында ГТО тест үзәге җитәкчесе Илнур Хәйруллин.
6-11 яшькә кадәрге балалар өч сынау аша узган: урыннан озынлыкка сикергән, гимнастика эскәмиясендә баскан җирдән иелү-бөгелү хәрәкәтләре ясаган, тәбәнәк турникта тартылган. Ярышларның һәр этабында хөкемдарлар бәя биргән. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларны ГТО комплексы билгеләре белән бүләкләячәкләр.
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә халыкка актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен елдан-ел зуррак мөмкинлекләр ачыла. Илдә массакүләм спорт чаралары даими уздырыла, һәркемнең өе янәшәсендә үк күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Физик әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен ГТО комплексы нормативларын бушлай тапшырырга мөмкин. Профессиональ һәм балалар-яшьләр спортын үстерү максатында стадионнар, күп функцияле комплекслар һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазлау, төзү буенча программалар күздә тотылган.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез