Россия Президенты Владимир Путин “Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре” дигән яңа мактаулы исемне раслауны күздә тоткан указны имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
“Мактаулы исем җирле үзидарәне үстерүне, Россия гражданнарының җирле үзидарәне хәл кылуга, муниципаль бергәлекне туплауга конституцион хокукларын тормышка ашыруны максат итеп куйган җирле үзидарәнең югары профильле вазыйфаи затларына, муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын үтәүче башка затларга, җирле үзидарә органнары, Россия субъектларының муниципаль берәмлекләре советлары идарә органнары, башка муниципаль берәмлекләр берләшмәләре хезмәткәрләренә, шулай ук коммерциясез оешмалар хезмәткәрләренә бирелә”, – диелгән нигезләмәдә.
Шулай итеп, мактаулы исем муниципалитетларда яшәүчеләрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдә, җирле үзидарәне үстерүдә һәм һөнәри эшчәнлегендә шәхсән казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә биреләчәк. Нигезләмәдә мактаулы исемнең бу өлкәдә кимендә 20 ел эшләүче, тармак бүләкләренә ия булучы хезмәткәрләргә бирелүе турында да билгеләп үтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез