Владимир Путин Илһам Алиевны Казанда узачак БРИКС саммитына чакырган

Россия Президенты Владимир Путин Әзербәйҗандагы коллегасы Илһам Алиев белән очрашуда дәүләт башлыгын БРИКС саммитына чакырган.

Бүген ике ил башлыгы Мәскәүдә ике яклы сөйләшүләр уздыра.
“Хөрмәтле Илһам Гейдарович, Сезне 23-24 октябрьдә Казанда көтәбез”, – дип мөрәҗәгать иткән Россия Президенты Әзербәйҗан башлыгына.
Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә үткәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре