Казанда узган БРИКС саммитының максаты – бергәләп үсү. Россия Президенты Владимир Путин “Новые люди” партиясе лидеры Алексей Нечаев белән очрашуында шул хакта белдергән, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Дәүләт Думасы депутаты Татарстан башкаласында БРИКС саммитын оештырган өчен дәүләт башлыгына рәхмәт белдергән һәм чараның яшьләргә дөньяда бик күп илләрнең Россия белән хезмәттәшлек итәргә теләвен күрсәтүен әйткән.
“Аны бик күп яшьләрнең каравын, бу хакта бик күп фикерләшүләрен беләм. Аларга безнең яңа зур дөньяны күрсәттек, һәм бу бик күпләрне илһамландыра”, – дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: БРИКСның уналтынчы саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез