Россия Президенты Владимир Путин Приморье төбәгендә курортлар төзелеп килү җәһәтеннән кешеләрне акуладан сакларга кирәк булачагын белдергән. Моңа кадәр төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына диңгездәге җан ияләренең кешеләр өчен куркыныч тудырмавына ышандырырга тырышкан. Бу хакта “ТАСС” яза.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә ел әйләнәсендә диңгез курортларын булдыру буенча киңәшмәдә Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко үзенең чыгышыннан соң дайверларны (су астында йөзүчеләр) Россия курортларына чакырган.
“Олег Николаевич дайверларны чакыра. Ә акулаларны кая куясыз? Сездә алар тешли бит!” – дип елмайган Россия лидеры.
Кожемяко исә төбәктә бер генә тапкыр шундый очрак булганлыгын әйткән. “Акулалар бар, әмма алар сельдь акулалары...” – дип башлаган сүзен Приморье башлыгы.
 “Алар бар, әмма тешләмиләр. Бөтен кеше шулай ди”. – дип шаярткан Путин.
Президент, сүз уңаеннан, ул якларда су асты мылтыгы белән йөзү ниятенең, вакыты тар булу сәбәпле, килеп чыкмаганлыгын әйткән. Әмма кайберәүләр анда булган һәм чыннан да акулаларны очраткан, дип уенын-чынын бергә кушып дәвам иткән сүзен дәүләт башлыгы.
“Кызык-мызык”лардан соң Владимир Путин, сөйләшүне җитди яссылыкка күчереп, Приморье хакимиятенә кешеләрнең иминлеге турында алдан ук кайгыртырга һәм бу мәсьәлә буенча тиешле чаралар күрергә кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез