Газетага язылу

Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә түләү билгеләү тәртибен үзгәртергә кушты

Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә түләү билгеләү тәртибен үзгәртергә кушкан. Ул мондый гаиләләрнең, керемнәре артуга карамастан, ярдәмсез калмаска тиешлеген әйткән.

Бүгенге тәртип буенча, кереме билгеләнгән күрсәткечтән аз гына югарырак булган очракта да, гаиләнең түләү алуга хокукы юкка чыга. Президент әйтүенчә, әлеге мәсьәлә Премьер-министр Михаил Мишустин белән бергә каралган да инде. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү өчен, төптән уйланылган бик дөрес карарга килү кирәк. Ул, гаиләдә кемдер эшкә урнашса да, түләүнең калырга тиешлеген белдергән. «Кеше эшкә чыкты, ди. Шуннан нәрсә? Гаиләнең бернәрсә дә югалтмаска тиешлеге турында гына түгел, керемен арттыру турында да уйланырга кирәк. Юкса эшкә чыгуның мәгънәсе калмый», – дип билгеләп үткән Путин.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре