Россия Президенты Владимир Путин Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертү турында законга кул куйган. Анда үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең һәм мобилизацияләнүчеләрнең элекке хезмәт килешүен озайтуга хокукы күздә тотылган. Тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында пәйда булган.
Документ нигезендә, мобилизацияләнүче белән хезмәт килешүе хәрби хезмәт үтү чорында гамәлдә булу вакыты чыгу сәбәпле өзелгән очракта, хәрби хезмәткәр хәрби хезмәте төгәлләнгән соң өч ай эчендә элекке эш урынында өстенлекле рәвештә эшкә урнашуга хокуклы.
Моннан тыш вахта ысулы белән эшләүчеләрне эш урынына алып бару эш бирүче хисабына хәл ителергә тиеш. Шулай ук хезмәткәрнең яшәү урыныннан җыелу пунктына кадәрге юл бәясе компенсацияләнергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткә барлыгы 300 меңләп кеше китте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез