Газетага язылу

Владимир Путин мөһим белдерү белән чыгыш ясаячак

Бүген, 15 гыйнварда, Россия Президенты Владимир Путин чит ил илчеләре алдында ышаныч грамоталарын тапшыру тантанасында тышкы сәясәткә багышланган нотык белән чыгыш ясаячак.

Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.

Песков сүзләренчә, чыгыш актуаль тышкы сәяси мәсьәләләргә багышланачак. Матбугат сәркатибе билгеләп үткәнчә, мондый чыгышлар, кагыйдә буларак, тышкы сәяси характерда була. Алар вакытында дәүләт башлыгы хәзерге дөньяви вәзгыять турында фикер әйтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре