Владимир Путин Президент администрациясе җитәкчелеген билгеләү турында указларга кул куйган. Бу хакта “РИА Новости” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Шулай итеп, Антон Вайно Президент администрациясе җитәкчесе вазыйфасын саклап кала. Аның беренче урынбасарлары – Алексей Громов һәм Сергей Кириенко.
Президент администрациясе җитәкчесе урынбасарлары:
• Дмитрий Козак;
• Магомедсалам Магомедов;
• Максим Орешкин;
• Владимир Островенко;
• Дмитрий Песков – президент администрациясе җитәкчесе урынбасары – Президентның матбугат секретаре.
Шулай ук дәүләт башлыгы Алексей Дюминны, Тула өлкәсе губернаторы вазыйфасыннан азат итеп, үзенең ярдәмчесе вазыйфасына билгеләгән. Иминлек советының элекке секретаре Николай Патрушев та Президент ярдәмчесе булып эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез