Россия лидеры Киев режимының террорчыл ысулларны күптән куллануын әйтте.
Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык советы әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә Украина шәһәрләренең «бомбага тоту»ны шәрехләде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – җавап буларак кылынган сугышчан гамәлләр. Россиядә терактлар дәвам иткән очракта, җаваплар катгый булачак.
- Киев режимы террорчыл ысулларны күптән куллана. СБУ Курск АЭСына карата өч теракт кылды, "Төрек агымы"н шартлатырга маташты, - дип сөйләде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук Россиягә «Төньяк агым"нардагы шартлауларны тикшерергә мөмкинлек бирмәүләрен дә искәртте.
- Киев үзен иң начар террорчыл төркемнәр белән бер дәрәҗәгә куйды. Киев режимындагы җинаятьне җавапсыз калдыру мөмкин түгел, - дип тәмамлады сүзен Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез