Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллаган.

Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә Ватанның бөек тарихы һәм халкыбызның зур казанышлары белән горурлануын әйтеп үтә.
«Ата-бабаларыбыз васыятьләренә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык бүген безне рухландыра, бергәләп сынауларны җиңәргә, куелган максатларга ирешергә ярдәм итә», - диелгән котлауда.
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка уңышлар теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре