Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә ике чит илгә барып кайтырга ниятли. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, Россия дәүләте башлыгы 18 һәм 19 июньдә – Корея Халык Демократик Республикасына, 19-20 июньдә – Вьетнамга дәүләт визиты белән барачак.
Дәүләт башлыгы Ханойда кайбер җитәкчеләр, шул исәптән Вьетнамдагы коллегасы То Лам, илнең Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты Генераль секретаре Нгуен Фу Чонг белән очрашачак. Яклар сәүдә-икътисадый, гуманитар һәм фәнни-технологик өлкәләрдә стратегик партнерлыкны үстерү буенча фикер алышачак, шулай ук халыкара, төбәк мәсьәләләрен караячак.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Россия Президенты вазыйфасына сайланганнан соң 3 илгә: Кытай, Беларусь һәм Үзбәкстанга сәфәр кылды. Дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков Президентның Казахстанга барачагын да әйткән: биредә ул ШОС саммитында катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез