Владимир Путин СВО Геройларын, илебезнең элитасы, дип бәяләде

Россия Президенты Владимир Путин бүген Россия Геройларына “Алтын Йолдыз” медальләрен тапшыру тантанасында илебезнең махсус хәрби операция каһарманнарына таянуын дәвам итәчәге, чөнки аларның Россиянең элитасы булып торулары турында белдергән.

Тантана Кремльдә Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган.

“Алга таба да, һичшиксез, мондый кешеләргә таяначакбыз. Нәкъ менә алар – илнең чын мәгънәсендә элитасы һәм горурлыгы”, – дигән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин әйтүенчә, хәрбиләрнең Россия мәнфәгатьләре сагындагы каһарманлыгы икътисадның барлык тармакларында фидакарьләрчә эшләп, куелган максатларга ирешүче миллионнарча кешеләр өчен үрнәккә әйләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре