Владимир Путин СВОда яраланучыларга түләү тәртибе турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның аерым категорияләренә ни дәрәҗәдә яралану-җәрәхәтләнүгә бәйле рәвештә бер тапкыр түләү тәртибе турында Указны имзалаган. Бу җәһәттән документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

“Гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү максатыннан карар бирәм: Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, ни дәрәҗәдә җәрәхәтләнүгә (яралану, контузия алу) бәйле рәвештә, җәрәхәтләнгәндә (яраланганда, контузия алганда), РФ Президенты Указы нигезендә, бер тапкыр түләү билгеләнгән затка, бер тапкыр түләү күләмен (3 миллион сумга кадәр) билгеләргә”, – диелгән документта. Документ имзаланган көннән – 13 ноябрьдән үз көченә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре