Газетага язылу

Владимир Путин Татарстан тракторчысына мактаулы исем биргән

Президент Владимир Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында указга кул куйган.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстан вәкиле дә кергән. “Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты Әсхәт Закировка “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.

Татарстаннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәне югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләгенә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар намус белән эшләве өчен лаек булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре