Владимир Путин Украинада хәрби хәрәкәтләрне туктатуның шартын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, хәрби хәрәкәтләрне туктату өчен Украина гаскәрләре Луганск, Донецк, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән чыгарылырга тиеш. Хәрби конфликтны төгәлләүнең икенче шарты – Украинаның НАТОга керүдән рәсми төстә баш тартуы. Шул чагында гына сөйләшүләр алып барырга мөмкин булачак, дип басым ясап әйткән Президент.

“Украина гаскәрләре Донецк, Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкеәләре территорияләреннән тулысынча чыгарылырга тиеш. Шулай була калса һәм Киев НАТОга керү планыннан рәсми төстә баш тартса, кичекмәстән утны туктатып, сөйләшүләр башлап җибәрергә әмер бирәчәкбез. Украина частьләре һәм берләшмәләрен чыгаруда иминлекне гарантиялибез”, – дигән Президент Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда.
Владимир Путин әйтүенчә, Россия “хет иртәгә үк” сөйләшүләр өстәле янына утырырга әзер. Аның сүзләренә караганда, Украина хакимиятендә хәрби хәрәкәтләрне туктату буенча сөйләшеп була торган кешеләр бар. “Без андагы юридик вазгыятьнең үзенчәлеген аңлыйбыз. Әмма анда хәтта Конституция нигезендә законлы хакимият бар. Әйтәм бит, анда сөйләшүләр алып барырдай кешеләр бар”, – дип өстәгән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре