Владимир Путин Виктор Орбан белән Россия һәм АКШның Будапештта булачак очрашуы турында сөйләшкән

Россия Президенты Владимир Путин телефон аша Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән аралашкан. Россия дәүләте башлыгы аңа АКШ Президенты Дональд Трамп белән әңгәмәсе турында сөйләгән, шулай ук алар Будапештта Россия һәм АКШ саммитына әзерләнү буенча фикер алышкан. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телефоннан Венгрия Премьер-министры үзе шалтыраткан. Владимир Путин аңа Трамп белән әңгәмәсенең төп эчтәлеген аңлатып үткән. Ул Орбанга АКШ белән алда торучы сөйләшүләрдә Украина кризисын тыныч юл белән җайга салу адымнарын карауның планлаштырылуын билгеләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: пәнҗешәмбе – 16 октябрьдә Владимир Путин һәм Дональд Трамп телефон аша инде сигезенче тапкыр сөйләшү уздырган. Ике сәгатьлек сөйләшүләр барышында илләр лидерлары башта тышкы эшләр министрларының очрашуын оештыру, шуннан соң Будапештта шәхсән очрашып сөйләшү турында сүз куешкан. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, Мәскәү һәм Вашингтон саммитын үткәрү урынын Америка лидеры тәкъдим иткән, Владимир Путин тәкъдимне хуплаган.

Бүген Орбан белдергәнчә, саммит ике илнең тышкы эшләр министрлары очрашуыннан (киләсе атнада планлаштырыла) соң бер атна узгач үткәрелергә мөмкин. Венгриядә ил башлыкларының визитына әзерләнү буенча оештыру комитеты булдырылган да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре