Владимир Путин Волгоградка «Сталинград» исемен кире кайтару буенча фикерен әйткән

Волгоградка «Сталинград» исемен кире кайтару мәсьәләсе төбәкнең үзендә хәл ителергә тиеш. Президент Владимир Путин Ново-Огаревода парламент фракцияләре башлыклары белән очрашуда шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская Газета» яза.

«Уйларга кирәк. Җирле халык хәл итсен», – дигән Владимир Путин КПРФ лидеры Геннадий Зюгановның тәкъдименә карата. Зюганов әйтүенчә, халыкка җиңү рухы өстиячәк бу.
«Бүгенге Волгоград шәһәренә «Сталинград» исемен кире кайтару мәсьәләсе иң элек төбәкнең үзендә хәл ителергә тиеш, әлбәттә», – дип белдергән Президент. Шул ук вакытта ул тәкъдимнең мантыйгын аңлавын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре