Газетага язылу

Владимир Путин халык артистын юбилее белән котлаган

Президент Владимир Путин Россиянең халык артисты Алла Демидованы 90 яшьлек юбилее белән котлаган. Артист “Девять дней одного года”, “Служили два товарища”, “Щит и меч” кебек атаклы фильмнарда уйнаган. Ул – шулай ук 9 китап, шул исәптән Владимир Высоцкий турында әсәр авторы да.

Президент үзенең котлау телеграммасында: “Күпкырлы талант иясе – театр һәм кино артисты, язучы һәм шигырьләр авторы, уникаль А театрын булдыручы буларак, бик зур уңышларга ирештегез”, – дип билгеләп үткән.

Дәүләт башлыгы Алла Демидовага саулык-сәламәтлек һәм иминлек теләгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре