Хатын-кызлар Россияне үстерү максатына үзләреннән зур өлеш кертә, җитәкче вазыйфаларның 40 процентын гүзәл затлар били. Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия хатын-кызлар форумында катнашучыларга юлланган видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, форум иң уңышлы эшләүче, иң эшлекле, талантлы хатын-кызларны җыйган. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, мәгариф, эшмәкәрлек, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәләре эшчәнлеген алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Владимир Путин шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хатын-кызларга рәхмәт белдереп, гүзәл затлар арасыннан йөзләрчә хәрби хезмәткәр һәм медикның фидакарьләрчә хезмәт итүен билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез