“Хоттабыч карт”тагыча килеп чыкмасын”: Владимир Путин төгәл фәннәргә мәҗбүриләп укыту идеясенә карат фикерен әйткән
Россия Президенты Владимир Путин балаларга белем бирү юнәлешен гаиләдәге теләккә карап түгел, бәлки дәүләт ихтыяҗыннан чыгып сайлау, шул ук вакытта төгәл фәннәргә өстенлек бирү идеясен, чиктән тыш кырыс, дип саный. Дәүләт башлыгы бу хәлне “Старик Хоттабыч” китабындагы бер өзек белән чагыштырып үткән, дип яза “ТАСС”.
 Владимир Путин фән һәм мәгариф советы утырышында Санкт-Петербургның 239нчы физика-математика лицее директоры Максим Пратусевичның тәкъдименә карата шундый фикерен җиткергән.
 “Кырыслык дигәннән, Хоттабыч картны искә төшердегез. Ул, мәгълүм булганча, чәчтарашханәдә Волькадан көлүчеләрне тәкәгә әйләндергән. Аларга ул тәртипсезлек өчен шундый җәза биргән. Шул ук вакытта Вольканың сакал-мыегы үсә башлаган. Малай аны нишләтергә белмәгән. Хоттабыч карт ничек тә әйбәтрәк булсын дип теләгән, ә бала алга таба ничек яшисен белмәгән”, – дип искә төшереп үткән дәүләт башлыгы әсәрдәге өзекне.
 Биредә малайның 16 яшьтән генә кертелергә мөмкин булган фильмга эләгә алмавы турындагы өзек китереп үтелгән. Хоттабыч карт аңа булышмакчы булган: кинәт шунда малайның сакал-мыеклары үсә башлаган...
 Владимир Путин Пратусевичның, балалар һәм гаиләләр дәүләт өчен кирәкле юнәлешләрне сайлап алырга кирәклеге белән килешергә тиеш, дигән сүзләрен аерым искә төшергән. “Кырысрак яңгырый бу, – дигән Путин. – Гәрчә билгеле бер дәрәҗәдә кырыслык кирәк булса да. Яхшыракны теләгән бер мәлдә начаррак килеп чыкмасын. Минемчә, кешеләрдә теләк уяту өчен шартлар тудырырга кирәк. Аларда кызыксыну туарга тиеш. Биредә, әлбәттә инде, дәүләтнең күпне эшләве кирәк”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез