Владимир Путин YouTube эшенең акрынаюын ачыкларга вәгъдә иткән

Россия Президенты Владимир Путин YouTube видеохостингы эшенең акрынаюына ачыклык кертеләчәген әйткән. Россия халык артисты Карен Шахназаров кичә дәүләт башлыгы белән очрашканнан соң “Россия1” телеканалы эфирында шул хакта белдергән.

“Бүген YouTube ның начар эшләве, минемчә, максатка туры килеп бетми. Президент башта, анда төрле әшәкелекләрне күрергә мөмкин, дисә, мине тыңлап бетергәч, ачыклармын, диде”, – дип билгеләп үткән Шахназаров.
Исегезгә төшерәбез: быел июль аенда Роскомнадзор, тыелган әйберләрне дә кертүе сәбәпле, YouTube эшен акрынайтуга керешкән. Хәзерге вакытта ул дөньяда иң популяр видеохостингларның берсе булып санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре