Россия Президенты Владимир Путин Казанда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашырга ниятли. Очрашу октябрь аенда (бу вакытта Татарстан башкаласында БРИКС саммиты узачак) булыр дип көтелә. Шул ук вакытта ике ил башлыгы инде июньдә үк Астанада Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы (ШОС) саммитында кайбер мәсьәләләрне карарга ниятли. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сөйләгән, дип яза “ТАСС”.
Ул шулай ук, хезмәттәшлек турында сөйләшүне дәвам итү өчен лидерлар башка мөмкинлекләрне дә табар, мөгаен, дип билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез