Россия вузларында Владимир Жириновский исемендәге стипендия пәйда булачак. Аны ЛДПР тәкъдим иткән. Башлангычны Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хуплаган. Стипендияне студентлар һәм аспирантлар алачак, дип яза “МК RU”.
ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий Министрлар Кабинетына исемле яңа стипендияне гамәлгә куюны тәкъдим иткән. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, идеяне хуплап, Мәгариф һәм фән министрлыгына бу җәһәттән поручение юллаган. 20 шундый стипендия булачак. Аны киләсе елның 1 сентябреннән һәр ел саен түли башлаячаклар.
Министрлык студентлар өчен 15әр мең сумнан – 10, аспирантлар өчен 20шәр мең сумнан – 10 стипендия билгеләячәк. Алар шәрык белеме һәм дәүләт идарәсе кебек өлкәләрдә билгеләнәчәк. Слуцкий басым ясап әйткәнчә, өметле студентлар һәм яшь галимнәр өчен әйбәт этәргечкә әйләнәчәк бу. Ул исемле стипендиянең мөһимлеген Жириновскийның яшь чагында мохтаҗлыкта яшәвенә бәйләп аңлаткан.
“Жириновский һәрвакыт сәясәтчеләр һәм дәүләт идарәчеләренең яңа буынын үстерүнең мөһимлеген әйтә иде. Аңа студент елларында акчага зур мохтаҗлык кичерергә, шуңа күп нәрсәдән баш тартырга туры килгән, әмма, бернигә карамастан, максатына ирешү юлында алга баруын дәвам иткән”, – дип искә төшереп үткән либерал-демократлар лидеры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез