«Водоканал» шәһәр халкын мошенниклык очраклары арту турында кисәтә

«Казан Водоканал» муниципаль предприятиесе шәһәр халкын мошенниклык очраклары арту турында кисәтә. Бу хакта предприятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Реальное время» яза. 

– Уяу булыгыз һәм үзегезне алдатмагыз! – дип чаң суга  «Водоканал» хезмәткәрләре.

Мошенниклар, үзләрен хезмәткәрләр итеп күрсәтеп, түбәндәгеләрне тәкъдим итә ала:

  • су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренә шәхси тоташу (тыелган, административ җаваплылык каралган);
  • контракт нигезеннән тыш, яңа челтәрләргә тоташу;
  • өйдә счетчикларны тикшерү һәм алыштыру;
  • SMS яки push-хәбәрләрдән кодлар сорау.

Предприятие хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, алар беркайчан да рәсми килешүләрсез су белән тәэмин итү яки канализация челтәрләренә тоташуны тәкъдим итмиләр.

– Челтәрләргә рөхсәтсез тоташу өчен административ җаваплылык каралган, – дип кисәтә «Водоканал».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре