Россиядә күп балалы әтиләр өчен махсус исем кертергә кирәк. Бу фикерне «Татар-информ»га Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтте.
Ул быелның гыйнварында Россиядә 1 миллион сум бердәм түләү һәм 75 мең сум айлык түләү белән кабаттан «Герой ана» исеме барлыкка килүен искәртте. Бу исем 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан яки уллыкка алган һәм аларга лаеклы тәрбия биргән хатын-кызларга бирелә. Балалар омбудсмены «Герой ата» исемен дә кертергә кирәк, дип саный.
«Шулай ук «Герой ата» исемен дә булдырырга кирәк. Әгәр без әтиләребезне олыламыйбыз, аларга хөрмәтне телдән әйтмибез, шулай ук дәүләт ярдәме чаралары белән финанс яктан булышмыйбыз икән, без традицион кыйммәтләрне тулы көченә алга этәрәбез дип әйтә алмыйбыз», – дигән ул.
Аның сүзләренчә, мондый чара әтиләрнең хокуклары, аларга булган хөрмәт һәм түләүләр чикләнмәсен өчен кирәк.
«Махсус исем кертү генә түгел, ә 1,5 млн сумлык бердәм түләү һәм кимендә 100 мең сум айлык түләү дә кертергә кирәк дип саныйм. Әни булырга теләгән һәр хатын-кыз, ышанычлы ир-ат булганда, бала табар кешесе булганда, күпбалалы әни булырга әзер», – дип йомгаклады балалар омбудсмены.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез