Волынец төрек сериалларын тыю турында: "Ә алмашка нәрсә тәкъдим итә алабыз?"

Россиядә демографик проблеманы тыюлар аша гына хәл итәргә ярамый. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец “Татар-информ” хәбәрчесенә, “Россия ветераннары” иҗтимагый хәрәкәте тәкъдимен аңлатып, шулай дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез: хәрәкәт вәкилләре Роскомнадзорга, Дәүләт Думасы һәм Россия Мәдәният министрлыгына, демографик вазгыятькә тискәре йогынты ясау ихтималы сәбәпле, илдә төрек сериалларын күрсәтүне тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Аларның әйтүенчә, хатын-кызларыбыз мондый фильмнарны карап, ир-ат образын идеальләштерә һәм үзебезнең ирләргә карата кызыксынуын югалта.

“Теләсә кайсы проблеманы, шул исәптән демографик проблеманы тыю юлы белән гына хәл итеп булмый. Балаларга ниндидер сериаллар, фильмнар, мультфильмнар карауны тыябыз икән, алмашка нәрсәләрнедер тәкъдим итәргә тиешбез. Ә нәрсәне тәкъдим итә алабыз? Россия сериаллары арасында да хыянәткә, аерылышу, фәхишәлеккә бәйле фильмнар күп бит. Барысы да начар, дип әйтә алмыйм, әмма азгын тормышны, алдашулар, төрле мәкерлелекләрне пропагандалаучы фильмнар бик күп. Кайвакыт хәтта тулы бер сериаллар, кемнеңдер кемнедер алдап, акчасыннан мәхрүм итүенә корылган”, – дип сөйләп үткән Волынец.

Ул төрек сериаллары арасында да гаилә кыйммәтләренә багышланганнарын очратырга мөмкин булуын билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, нәкъ менә шуңа күрә билгеле бер илнең фильмнарын тыярга түгел, бәлки үзебезгә уңай контент булдырырга кирәк.

“Биредә ниндидер бер илнең сериалларын тыю түгел, бәлки үзебездә күпбалалы гаиләләрне, балаларны пропагандалаган, хыянәткә, алдауга, төрле пычраклыкка корылган корылган гаилә тарихын түгел, бәлки чын мәгънәсендә әйбәт гаилә турындагы фильмнар, мультфильмнар иҗат итәргә кирәк. Алар бик югары дәрәҗәдә эшләнгән булырга тиеш. Начар эшләнелсә, аларны беркем карамаячак. Шул ук вакытта фильмнар төшерүдә дәүләт заказы да булырга тиеш. Шул чагында гына кешеләребезнең игътибары балалы гаиләләрнең абруен күтәрердәй фильмнарга күчәргә мөмкин”, – дигән балалар омбудсмены.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре