«ВТ» укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «КАЮМ БАБАЙ ДӘРЕСЕ» дип аталган яңа бәйге игълан итә!

Бу юлы без халкыбызның тәрбия тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның мирасын барларга, аны тәрбия һәм укыту эшендә кулланырга, киләчәк буыннарга тапшырырга чакырабыз. Бәйгедә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар катнаша.

«ВТ» укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «КАЮМ БАБАЙ ДӘРЕСЕ» дип аталган яңа бәйге игълан итә!

Номинацияләр:

«КАЮМ НАСЫЙРИ ЭЗЛӘРЕННӘН»
Катнашучылар Каюм Насыйри хезмәтләрен файдаланып, билгеле бер чара уздырырга тиеш була. Ул чара мәктәптә – дәрес яки тәрбия сәгате, балалар бакчасында – шөгыль, китапханә яки мәдәният йортында әдәби кичә форматында булырга мөмкин. Бәйгедә катнашучы өчен бу чарадан видеоязма әзерләп, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштыру шарт. Постта #КаюмБабайДәресе #ВатанымТатарстан хештэглары булырга тиеш.
*Ясалма фәһем (искуственный интеллект) мөмкинлекләрен кулланып әзерләнгән эшләр аерым бәяләнәчәк. 

БҮЛӘКЛӘР:
5 җиңүче сайланып, аларга 15 000 сум күләмендәге акчалата бүләк биреләчәк

«КАЮМ НАСЫЙРИ ҺӘМ ТӘРБИЯ»
Укытучылар һәм тәрбиячеләрдән иҗади эшләр кабул ителә. Әлеге номинациядә катнашучылар Каюм Насыйри хезмәтләрен үз эшчәнлеклекләрендә ни рәвешле файдалануларын, аның нәсыйхәтләренең тәрбия эшендәге ролен тасвирлап язарга тиеш була. Язмалар kayum_vt@vatantat.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

БҮЛӘКЛӘР:
Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында 
I урын – 15 000 сум
II урын – 12 500 сум
III урын – 10 000 сум
Укытучылар арасында 
I урын – 15 000 сум
II урын – 12 500 сум
III урын – 10 000 сум

Шартлар:
– Бәйгедә катнашучы 2026 елның беренче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына (индекслары: П2409 яки П2435) язылырга тиеш. Бәйгегә гариза белән бергә квитанция күчермәсен дә җибәрергә кирәк.
– Эшләр 2025 елның 27 октябреннән 2025 елның 27 ноябренә кадәр кабул ителә.
– «Каюм Насыйри эзләреннән» номинациясендә катнашучылардан 3-7 минутлык видеоязмалар кабул ителә. 
-«Каюм Насыйри һәм тәрбия» номинациясенә эссе, мәкалә, репортаж жанрындагы язма эшләр җибәрергә кирәк. Язма эшләрнең күләме басма форматта 3 биттән артмаска тиеш (А4, Times New Roman (кегль 14) шрифты һәм 1,5 юл арасы белән). Эшләрнең фотолар белән баетылуы хуплана.

НИГЕЗЛӘМӘ

СОГЛАСИЕ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре