Форумда «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин милли медиаларда ясалма фәһем куллану практикасы турында сөйләде. Ул ясалма интеллект ярдәмендә фото-видео генерацияләү, тектсны тәрҗемә итү, социаль челтәрләрне алып бару тәҗрибәсен уртаклашты. Илназ Фазуллин чыгышында шулай ук ньюсдеск.татар платформасын тәкъдим итте.
«Әлбәттә, ясалма фәһем – бары тик ярдәмче генә, язманың дөреслеге өчен автор үзе җаваплы. Платформа журналистлар өчен кирәкле, вакытны экономияләргә ярдәм итә торган корал булачак. Әлегә без аны тест режимында кулланабыз, яңа функцияләр өстибез, камилләштерәбез. Киләчәктә аны башка басмалар да куллана алырлар, дип өметләнәбез», – диде Илназ Фазуллин.
Форумда Россиянең 32 төбәгеннән 300гә якын медиа вәкиле, Абхазиядән делегатлар катнаша. Аны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра. Чараның төп вакыйгасы «Россиянең милли гаммәви мәгълүмат чаралары: күптөрлелектә бердәмлек» пленар утырышы булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез