Җәмгыять
-
Җәмгыять
Тыйнак батырлык: Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз
Республика табиблары моңа кадәр кулланылмаган ысуллар белән авыруларны коткара, авыр хәлдә калганнарга гадәти булмаган операцияләр ясый, сирәк авыруларга да дәва таба. Соңгы айларда Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз. Үзебезнекеләр өчен бергә сөеник!
-
Җәмгыять
Казан туристлар санын 7 миллионга җиткерергә әзерләнә
Казан 2030 елга 7 миллион туристны кабул итәргә җыена. 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан башкаласына 3 миллионга якын кунак килгән, бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 6 процентка күбрәк.
-
Җәмгыять
Башкалада «Гаилә атналыгы» уза
Бүгеннән 12 июльгә кадәр Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен 100 дән артык чара әзерләнә, күп еллар бергә булган 13 парга бүләк тапшырылачак. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина бәйрәм программасы белән таныштырды.
-
Җәмгыять
Казанда 5,6 мең эш эзләүчегә 17 мең вакансия туры килә
Хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы. Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,25 процент, 5,6 мең эш эзләүчегә 17 мең вакансия туры килә. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча башкалада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1104 тән 1640 кешегә кадәр арткан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин сөйләде.
-
Җәмгыять
Туган Батыр Җәүдәтне һәм безне нәрсәгә өйрәтә?
«Туган Батыр – күкрәгендә йөрәк түгел, ярсу аттыр...» Камал театрындагы чираттагы премьераны караганнан соң, анда яңгыраган җыр юллары ничә көн инде колакта яңгырап тора. Сүзләре дә, көе дә күңелгә дәрт өсти торган.
-
Җәмгыять
«Хатын-кызлар хәрәкәтен торгызу аның аерым зур казанышына әйләнде»
ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге секретаре Дания Дәүләтшина 2 июльдә гомеренең 93нче елында вафат булды. Татарстан хакимияте вәкилләре рәсми некролог имзалады.
-
Җәмгыять
Үләнче Фирая Захарова: «Каен себеркесе – иң шифалысы»
Тән тиресен ялтыратып, сулыш алуны җиңеләйтеп җибәргән мунчаның төп сере нидә? Каен себеркесендә! Мунчаны чын мәгънәсендә савыктыру үзәгенә, заманча тел белән әйтсәк, спа-комплекска әйләндерә ул. Сулыш юлларын, гомумән, бөтен организмны чистарта, массаж ясый чөнки.
-
Җәмгыять
Чирләр ниләр яшерә?
Ачу, үпкә, әйтелмәгән сүзләр авыруга әйләнә аламы? Табиб таба алмаган авыруны психолог таба аламы? Депрессия белән яман чир ничек бәйләнгән? Фикерләр, уйлар ярдәмендә терелеп буламы? Кайда уйдырма да, кайда чынбарлык?
-
Җәмгыять
Газга бәяләр көзен арта
Быел газга бәяләр 1 июльдән түгел, ә 1 октябрьдән арттырылачак. Бу карар индексация нәтиҗәләре артык тәэсир итмәсен өчен кабул ителгән. Бүген «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов шул хакта сөйләде.
-
Җәмгыять
«Абилимпикс» чемпионатында катнашучыларга: «Үрнәк күрсәтәсез»
Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты тәмамланды. 600 дән артык ир-егет катнашкан бәйгеләрдә осталык кына түгел, рух ныклыгы да сыналды.
-
Җәмгыять
Горький исемендәге заводның 82 хезмәткәре электрон мактау тактасына кертелгән
Татарстанда электрон мактау тактасы булдырылачагын белүгә үк заводта иң-иңнәрен барлый башлыйлар.
-
Җәмгыять
Илсур Һадиуллин татар теленнән БРИ бирүчеләргә: «Арагыздан табиб, хисапчы, очучылар да чыгар»
«Кадерле бөртекләр», – дип әйтә идек без аларны. Шөкер, татар теле сынавын сайлаучыларның саны елдан-ел ишәя генә. 2024 елда нибары 7 укучы гына теләк белдерсә, узган ел алар 32 иде. Быел исә татар теле сынавын 79 укучы тапшырды.
-
Җәмгыять
Тиз һәм җиңел акча кызыксындыра: яшүсмерләр арасында наркотиклы тозакка эләгүчеләр кимеми
Наркотикны беренче тапкыр татып карар алдыннан бер кеше дә наркоман булырмын дип уйламый, билгеле. Әмма чынбарлык бөтенләй башка төрле.
-
Җәмгыять
Ике юрган / Гыйбрәтле хәл
Соңгы вакытта бер дә болай атна азагын зарыгып көткәне юк иде Халисәнең. Ә бу атнада көтә. Көннәрне саный-саный көтә. Кызы Алинә белән кияве Марат кайтасы. Үткән атнада гына никах укыттылар, бер атна кияү йортында кунак булдылар, киләсе атнада Халисәләрдә торачаклар.
-
Җәмгыять
Ни эшләр бетерәсез?
«ВТ» журналисты районнарда яшәүчеләрнең хәлләрен белеште.