Җәмгыять
-
Җәмгыять
Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен Бердәм укыту системасы булдырыла
Бүген Казанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясен оештыручылар өчен белем бирү форумы ачылды. Анда республиканың территориаль сайлау комиссияләренең 140 ка якын рәисе һәм сәркатибе катнашты. Тагын 3 меңнән артык участок сайлау комиссиясе җитәкчесе форум эшен видеоконференц-элемтә аша күзәтте.
-
Җәмгыять
21 юнәлеш буенча Рәис гранты алу мөмкинлеге бар
Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум.
-
Җәмгыять
Яшәп калыйк: Казанда СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә
Алар алдында киртәләр юк. Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Быел анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 ләп кеше катнаша. 126 сы – безнең якташлар. Әмма бу чара иң осталарны ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Татарстан башкаласында СВО ветераннарының тормышын көйләү турында да фикер алышалар.
-
Җәмгыять
Һөнәр сайлаган чак: Лубян урман-техник көллияте абитуриентларны көтеп кала
Кичәге мәктәп укучылары сайлау алдында. Кая барырга, кайда укырга, нинди белем алырга? Абитуриентлар өчен Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең дә ишекләре ачык. Биредә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә була.
-
Җәмгыять
Быелгы җәй милли һәм мәдәни проектларга бай булачак
Бүген Казанда татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән милли-мәдәни проектлар һәм чаралар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Алмаш» гаилә проекты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре сезоны, «Җырлы сишәмбе» яңа вокаль проекты һәм башкалар бар. Иң мөһиме алар барысы да шәһәр халкына һәм башкала кунакларына ошый
-
Җәмгыять
Ишегалды территорияләрен үстерү мәсьәләләрен карадылар
Бүген Әлмәттә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарә органнарының ишегалды территорияләрен үстерү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
-
Җәмгыять
Бот белән сөйләшүне тиз тотып, ничек элемтәгә тизрәк керергә?
Хәзер кайсы гына оешмага шалтыратма, иң элек робот сәламли. Ниндидер ашыгыч проблеманы хәл итәсе бар, ә ул «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?», «Проблемагыз нидән гыйбарәт?» кебегрәк сүзләр белән үзенекен такылдый.
-
Җәмгыять
Ул авылда Укытучыга һәйкәл бар
Актаныш районының Түбән Яхшый авылында Укытучыга һәйкәл бар. Аны моннан алты ел элек авылда белем биргән мөгаллимнәр истәлегенә ачканнар. Бүген инде мәктәбе ябылган, укучылары күптән әби-бабай булса да, авылда укытучының абруен саклый беләләр. Шушы көннәрдә заманында башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән Александра Сизованың тууына 100 ел тулу уңаеннан чара да уздырмакчылар.
-
Җәмгыять
Иртәгәдән башланмаган тормыш
«Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм». Бу сүзләрне еш әйтәсезме? Ә ничә мәртәбә үзегезгә иртәгәдән ябыга башларга, күбрәк укырга/эшләргә/ял итәргә сүз биргәнегез булды? Ниндидер яңа эшне иртәгә башлаудан, юк, «иртәгә башлыйм» дип әйтүдән дә җиңел нәрсә юктыр ул бу дөньяда. Бүген ничек телим, шулай яшим дә, иртәгәдән үзгәрәм, имеш. Ахыр чиктә, «иртәгә» тагын иртәгәгә кала...
-
Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты елның иң яхшы китабын ачыклый
Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татар китабы – 2026» ( «Ел китабы») бәйгесен уздыра. Гаризалар 2026 елның 1 июненнән 31 декабренә кадәр кабул ителә.
-
Җәмгыять
Бер егылып торган егылмас: башкалада СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты уза
Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты уза. Максаты – махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү, аларның һөнәри осталыкларын ачыклау һәм алга таба эшкә урнаштыру. Бу хакта журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
-
Җәмгыять
Тауларга сәяхәт: «ВТ» хәбәрчесе Кисловодск якларын күреп хозурланып кайтты
Әлеге шәһәрнең исемен татарча әйләндереп укысаң, әче су дигәнне аңлата. Чынлап та, биредә минераль суларның казаны кайнап утыра. Шәһәргә тәненә шифа, җанына тынычлык эзләп килүчеләр шактый. Сүзебез – Кисловодск турында. «ВТ» хәбәрчесе шул якларны күреп хозурланып кайтты.
-
Җәмгыять
Хәлиткеч көн: ТАССР оешканга 106 ел булды
25 июнь – республикабыз тарихында бик мөһим дата. 106 ел элек бу көнне яшь автономиядә бөтен хакимият Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Вакытлы Революция Комитетына тапшырыла, аны Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли.
-
Җәмгыять
«Пушкин картасы»ннан кемнәр күбрәк файдалана һәм яшьләр нәрсә ярата?
«Пушкин картасы»ннан быелның дүрт аенда Татарстанда 403 мең кеше файдаланган. Республика чыгарылган карталар һәм сатылган билетлар саны буенча Россиядә дүртенче урында тора. Аннан кемнәр күбрәк файдалана, яшьләр нинди чараларга яратып йөриләр?
-
Җәмгыять
2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү төгәлләнде
Бер кеше – бер тавыш, бер район – бер җиңүче. 12 июньдә Татарстанда 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү төгәлләнде. Инде тавышлар да саналды, иң актив район-шәһәрләр һәм җиңгән проектлар да билгеле.