Җәмгыять
-
Җәмгыять
Сереңне ачып салма: смартфонда нәрсәләрне сакларга ярамый?
Кайберәүләрнең смартфоны паспорты фотосурәтеннән алып домофоны кодына кадәр бөтен «сер»ен сыйдырган. Ә аны югалту яки урлату куркынычы да юк түгел. Шулай була калса, барлык мәгълүматларыгыз мошенниклар кулына эләгергә мөмкин бит. Смартфонда нәрсәләрне сакларга ярамавын искәртеп үтәбез.
-
Җәмгыять
Көтү чыгармы? «ВТ» имеш-мимешләргә ачыклык кертте
Быел терлекләрне көтүгә куу, электр көтүчегә туплау тыелачак, имеш. Бу чаралар маллар арасында таралган йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен эшләнә, ди. Редакциягә республиканың берничә районыннан әнә шундый эчтәлектәге хатлар килеп иреште. Нәрсәнең чын, ә нәрсәнең ялган икәнен ачыкладык.
-
Җәмгыять
Бал-бал күкәй, рәхмәт, түтәй: Казанда Карга боткасы бәйрәме узачак
Карга боткасы бәйрәмен үткәрер өчен ярма, күкәй җыючы балалар капкагызны какса, ачмый калмагыз. «Бал-бал күкәй, саран түтәй» булып, кеше көлкесенә калырсыз.
-
Җәмгыять
Гомумшәһәр өмәсенә язылырга кирәк: ул башкалада 25 апрельдә узачак
Казанда 25 апрельдә узачак гомумшәһәр өмәсенә «Минем Казан» порталы аша язылырга мөмкин. Платформада эшли башлаган махсус бүлек йорт янындагы уңайлы урынны сайларга, теркәлергә һәм электрон почта аша искәртмәләр алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.
-
Җәмгыять
Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесе узды
Яшь каләмчеләр эзләү генә түгел, туган як җылысын тою да бу. Мамадыш районының Түбән Яке авылында мәрхүм Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесенең тарту көче елдан-ел арта бара. Хезмәттәшебез, журналист Гөлгенә Шиһапова 15 ел элек оештыра башлаган әлеге чарада быел 200 гә якын яшь каләмче катнашты.
-
Җәмгыять
Бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова язгы бакча серләре белән уртаклашты
Тәрәзә төпләре «бакча»га әйләнеп калган, яшь агач үсентеләре сатуга чыга башлаган бер мәлдә башта төрле сораулар туып кына тора. Бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова кайберләренә җавап бирде.
-
Җәмгыять
Аерым ярамый бергә: ничек йокларга?
Үзеңне кайгырту. Психологлар хәзер шулай куша. Кеше көен көйләгәнче, беренче чиратта үз мәнфәгатьләреңне беренче урынга куя белергә өйрәнәсе әле.
-
Җәмгыять
Аяк табаны – икенче йөрәк?!
Кеше организмының сәламәтлеге, йөзебезнең матурлыгы да турыдан-туры аңа бәйле икән. Бүген Җир шарындагы халыкның 80 проценттан артыгы аның сәламәт булмавыннан интегә. Аны организмның икенче йөрәге дип юкка гына атамыйлар. Сүзебез – аяк табаны турында.
-
Җәмгыять
Татарстан шәһәрләрендә эш ярминкәләре уза
Татарстанда 17 апрельдә республиканың һәр кадрлар бүлекчәләрендә һәм муниципаль берәмлекләрнең ял үзәкләрендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак.
-
Җәмгыять
Һәр буынның – үз Әлмәндәре: Камал театры тамашачыны үткән һәм киләчәк турында уйландырды
Көттек. Ниһаять, ул кайтты. Камал театрының иң популяр һәм легендар спектакльләренең берсе «Әлдермештән Әлмәндәр» – кабат сәхнәдә.
-
Җәмгыять
Без – Тукайның лаеклы варислары
Г. Камал театрының Көнчыгыш залында «Татар сүзе – Тукай сүзе» дигән театральләштерелгән шигъри тамаша төшерелде. Анда биш ел эчендә «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләр катнашты. Концертның телевизион премьерасы 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – «Татарстан – Яңа Гасыр», «ТНВ-Планета» һәм «Шаян ТВ» телеканаллары эфирында күрсәтелә.
-
Җәмгыять
Йолдызларга якынаю: Яшел Үзән укучылары космос юлын өйрәнә
Ил күләмендә үткәрелә торган Гагарин укуларының быелгысында Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясендә укучы ике адаш – Әмир Таһиров һәм Әмир Әхмәтшин җиңү яулап кайтты.
-
Җәмгыять
Теплица откан Розалия Ибраһимова: «Бакча җимешләре белән «ВТ» хезмәткәрләрен дә сыйларга язсын»
Быел беренче яртыеллыкка газетага язылучылар арасында теплица уйнаткан идек. Аны Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Розалия апа Ибраһимова отты. Бүләкне иясенә барып тапшырдык.
-
Җәмгыять
Бер сыерның сые бер авылга җитәме?
Кукмара районының Түбән Арбаш авылында бөтен авылга нибары бер сыер калган. Йортлар саны 40 тан артык булса да, 20 сендә генә яшиләр. Бер сыерның сые бер авылга җитәме? Әллә кибетнекен үз итәләрме? Халык ни өчен мал асраудан туктаган?
-
Җәмгыять
Тукайлы ай: «ВТ» хәбәрчесе Тукайга мөнәсәбәт турында белеште
«Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген...» – дип көйләр чак җитә. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Сезнең өчен Тукай – кем ул? Бөек шагыйрьне ничек искә алабыз? Аның рухы яшиме? «ВТ» хәбәрчесе Тукайга мөнәсәбәт турында белеште.