Газетага язылу

Гүзәл Сәгыйтова Әлфия Айдарскаяның яшәү шартлары турында: «Бу – арттырып күрсәтү»

Сара Садыйкова белән Газиз Айдарскийларның кызы Әлфия Айдарскаяның бик начар шартларда яшәве турында мәгълүмат матбугатта таралган иде.

Гүзәл Сәгыйтова Әлфия Айдарскаяның яшәү шартлары турында: «Бу – арттырып күрсәтү»
Фото: vk.ru

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова моңа җавап итеп, Вконтактедагы шәхси битендә фикерләрен урнаштырган.

«Бу көннәрдә Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский кызы Әлфия Айдарскаяның бик начар шартларда яшәве турында мәгълүмат матбугатта киң таралды. Сара апаның 120 еллык юбилее алдыннан Әлфия апа язмышына игътибар итүчеләргә рәхмәт, ләкин фактларны гаять арттырып бирү, кешеләрдә Әлфия Айдарскаяга карата дөрес булмаган мөнәсәбәт уятырга мөмкин булганга, язарга булдым. Әлфия апа 101 яшендә дә үз акылында булган, зыялы, өй-җирен үзе караучы, чисталык яратучы, хәтта ара-тирә маникюрга йөрүче ханым. Әлеге вакытта ноябрьдә Мәскәүдә узачак, әнисенең 120 еллык юбилей концертына әзерләнә. Программа төзи, артистлар җыя. Һәрбер олы кешегә кебек аңа ярдәм кирәк, әлбәттә. Ләкин мәкаләдә язганча, ул бөтенләй үк мөшкел хәлдә түгел. Әлфия апа үзе хакында матбугатта шундый хәбәр барын белсә, бик авыр кабул итәр иде дип уйлыйм. Фотога төшкәндә дә, матур күренер өчен һаман да аяк очларына басып төшкән артистка карата бу ихтирамсызлык.

Мәкаләдәге берничә фактка тукталасым килә. Газ өзелгән дигән мәгълүмат өлешчә генә дөрес. Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре газ хезмәте белән берлектә Әлфия апаның фатирында тикшерү үткәрделәр, фатирда газ бар. Бары тик вентильләрнең боргычлары гына алынган – бу куркынычсызлык чарасы. Әлфия апа февраль аенда микроинсульт кичерә, шуңардан соң бераз онытыла башлый. Июль аенда йомырка пешерергә куеп йокыга киткән, янгын чыгу куркынычы туган. Шуңа күрә аның яныннан киткәндә боргычларны алу – аны саклау өчен кирәкле чара. Бу аңа каршы түгел, ә аның иминлеге өчен эшләнә. Җылы су өчен аерым бойлер урнаштыру турында сүз алып барабыз, бу хакта соңрак язармын.

Икенчедән, тараканнар. Мәкаләдә «таракан тулы фатир» дип язылган. Бу – арттырып күрсәтү. Мин үзем Әлфия апа янында булгалыйм, ләкин тараканнарның күзгә чалынганы булмады. Бу хәбәргә кадәр, 14 сентябрьдә СТД директоры Лилия Гәрәева аның янында барды. Алар барып кайткач, Әлфия апа хакында сораштырдым – аны-моны әйтүче булмады. Тараканнар өй тулы булса, алар хакында әйтми калмаслар иде. Язма дөнья күргәч, мин аралашып торган Әлфия апа күршесе Гөлзада Нургалимова һәм 24 нче балалар бакчасы мөдире Айгөл Мардановага мөрәҗәгать иттем. Тараканнар, чыннан да, берәм-сәрәм бар. Алар белән көрәшмәгәннәр түгел, көрәшкәннәр. Аларның таралу чыганагы – күрше фатирда. Мәкалә чыкканнан соң бу мәсьәлә җитди рәвештә кузгатылды һәм тиешле эшкәртү үткәрелде. Идел буе районы администрациясе аны контрольдә тота.

Өченчедән, «ашарына юк» дигән сүзләр. Әлфия апа чыннан да ялгыз яши. Аның бердәнбер улы инде вафат, оныгы Ольга Шаронова Петербургта яши, белүебезчә, алар аралашмый. Шуңа карамастан Әлфия апа янында кешеләр бар, һәм алар аз түгел. Иң якын кешесе, алда әйткән, күршесе Гөлзада апа Нургалимова. Ул Яр Чаллыдан Казанга 7 ел элек күченгән, күп еллар Алабуга һәм Яр Чаллы мәдәният һәм сәнгать көллиятләрендә эшләгән. «Көллияттә эшләгәндә Сара апага багышланган кичәләр үткәрә идем. Әлфия апа белән еш күрешә идек. Минем Казанга күчүемә ул бик шатланды. Без, икебез дә ялгыз булганлыктан, 7 ел инде бер-беребезгә терәк булып яшибез. Мин үземә ни пешерсәм, аңа алып менәм. Ул миңа: «Мен әле, бергә чәй эчик», – дип тә чакырып шалтырата. Әле бер ел элек кенә бергә мунчага йөрүдән туктадык. Аңа кадәр анда урау юллар белән, бераз язылыйк дип җәяү йөрдек. Мөселман кешесе булганга, аны калдырасым килми, гәрчә холкы катлаулырак булса да», – ди Гөлзада апа. Айгөл Марданова да һәрвакыт Әлфия Айдарскаяга ярдәм итеп тора. Документлар белән йөрергә дисеңме, фатирын караумы, кунаклар каршы алумы – кулыннан килгәнчә булыша. 18 музыка мәктәбе җитәкчесе Илзия Фәтхуллина да аңарда еш була, мунчага йөртә, ашатып китә, җәй көне хастәханәдә ятканда Әлфия апа янына көндә йөрүче дә ул иде. Казан педагогик көллияте музее җитәкчесе Рәисә Хисамова ел саен яз көне, көллиятнең студентлары белән килеп, Әлфия апаның фатирының тәрәзләрен юып китә. Аларның барысы белән дә без элемтәдә. Килгәндә бер ашарлык кына җылы аш, яисә күчтәнәчләрсез килмәгән кеше юк. Шулай ук Әлфия апа янына 4 нче гимназиядә уранашкан Сара апа Садыйкова исемендәге музей директоры Илхания Абзалетдинова, табиб Диләрә Иүмаева, яшьләрдән журналист Данис Хисаметдинов, шактый җырчы-музыкантлар аның өчен борчылып яшәүчеләрдән. Әйе, аларның күбесе көн дә килеп йөрми. Без үзебез дәү әниләргә көн дә барып йөрибезме? Һәрбер кеше эштә, һәрбер кешенең үз тормышы, үз проблемалары. Ләкин Гөлзада апа көненә ике кереп, хәлен белеп, ашатып чыгарга тырышам дип ышандыра. Журналист Руфия Рәхмәтуллина барган вакытта Гөлзада апаның авырган чагы булган. Әлеге мәкаләдән соң “Приют человека”ның хуҗасы Азат Галимҗан улына шалтыраттым. Алар Әлфия апага көндә җылы аш китерергә вәгъдә иттеләр.

Әлфия апага социаль хезмәткәрләр дә чыкмады түгел чыкты. Ләкин ул моңа кадәр алардан баш тартып килде, ике ел элек җибәрелгән кызга Әлфия апа башта күнегә башлаган иде, аннан “Нигә кирәк алар миңа?! Минем бит Гөлзадам бар”, – диде. Бер ел элек тә, быел да Әлфия апага социаль хезмәткәрләр сорап миңа мөрәҗәгать итүчеләр булды, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Викторовна Ибрагимова сүзе буенча, без мөрәҗәгать иткән саен алар гел баш тартып килгән. Алар дигәндә, әле очына чыгасы бар. Без инде договор ренты түләп торучы кеше баш тартамы икән дип уйлый башладык. Монсы хакында соңрак. Соңгы тапкыр музыка белгече Филүсә Арслан борчылып шалтыратканнан соң, шаһитлар янында Әлфия апаны соц. хезмәткәр алырга ризалаштырдылар. Хәзер янына көн саен 1-2 сәгатькә социаль хезмәткәр йөри, тик аңа да инде Әлфия апа көн дә килмәскә, атнага бер-ике генә килергә куша, һәр эшен контрольдә тота, җыештырырга рөхсәт бирми, артыннан йөри, дип җиткерде Надежда Викторовна. Кагыйдә буенча, социаль хезмәткәрләр үз подопечныйларына көн дә барырга тиеш. Бу сүзләрдән соң Әлфия апа янында булып кайттык, ул аны өйдә чит кеше йөргәнне яратмыйм дип аңлата. Әлфия апа, туганыгызга әйләнер әле, Алла бирса, дим. Ул елмаеп кына куйды. Нәрсә булып бетәр...

Әлфия апаның характеры, чыннан да, үзенчәлекле. Ул үз көенә яшәргә өйрәнгән. Бу хакта аның белән ешрак булучылар яхшы белә. Бер килгәндә ул сине елмаеп каршы алырга мөмкин, икенчесендә, бөтенләй башка кәефтә. Соңгы барганда ике сәгать ярым булдык, «иртәннән бирле елыйсы килә, бик кәефсез чагым» дип ишек ачты. Ашатып, чәйләр эчертеп (дөресен әйткәндә, ул безне чәй эчерде, табын әзерләгәндә гел яныбызда булып, бөтен нәрсәдә булышты), үзе чыгарган китапларын карап, сөйләшеп утырганнан соң гына ачылып китте. Ул һәрвакыт мин биргән хуҗалык сорауларына бик теләмичә генә җавап бирә, күбрәк әнисе, сәнгать, аның тирәсендә булган җырчылар хакында сөйләшергә ярата. Мин ул көнне Әлфия ападан Апаслар ярдәм итәме дип сорагач та, ул: “Я ни к кому не обращаюсь” – дип кырт кисте. Бу өлкән кешеләргә хас нәрсә. Аңа 101 яшь икәнен онытмыйк.

​Инде иң четрекле һәм иң мөһим мәсьәлә. Рента килешүе. Әлфия апа 2021 елда «договор ренты» төзегән, бу ситуацияне тирә-ягындагы кешеләрдән яшереп килгән һәм әле дә артык бу хакта сөйләшергә яратмый. Бу чыннан да аның үз карары булганмы-юкмы икәненә төшенәсе калды. Әлфия ападан соңгы тапкыр анык җавап ала алмадык, ул хакта сораша башлаганда, кәефе китә. Ләкин ахырдан ул «договорны туктатасы иде» дигән сүзләр әйтте. Безгә ирешкән мәгълүмат буенча Светлана Шәвәлиева ай саен коммуналь хезмәткә һәм фатир өчен акча түләп тора һәм Әлфия апа вафатыннан соң фатир аңа кала. Договорның шартлары нинди, алар төгәл үтәләме, бу килешүне икенче як нинди очракта өзәргә әзер - бу сораулар барыбызны да борчыган төп сораулар. Шушы мәсьәләгә төгәллек кертер өчен, дүшәмбе көнне Светлана Шәвәлиеваны мэриягә чакырдык.

Фатирдан килгән акчаларны Әлфия апа кая куя диярсез. Ул үз хисабына китаплар чыгара, әнисенең концертларын эшли. Мәскәүгә барганда да юлны Татарстанның Россиядә Вәкаләтле вәкиле Равил Калимуллович япса, гонорарларны артистларга ул үзе түли. Сорап, соранып йөрергә яратмый Әлфия апа. Ул горур, таләпчән. Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә.

Мэриягә килгәндә Әлфия апа юбилей елында Казан мэры Илсур Рәис улына күршеләре исеменнән өйләренең тышкы фасадына һәм подъездына ремонт кирәк булу турында җиткерде. Ильсур Раисович тиешле йөкләмәләр биргәч, фасад өлешчә, ә подъезд тулаем ремонтланды. Туган көненә суыткыч яки микроволновка алып бирергә тәкъдим иткән идек, кирәкми, акчалата гына ярдәм итегез, диделәр. Яшенә бәйле Әлфия апага яңа әйберләрне кабул итү җиңел түгел.

Әлфия апа Айдарская узган ел үзе дә мэр белән очрашты. Ул үзенең иң зур хыялы – исән чагында Сара Садыйкова һәйкәлен булдыру хакында сорады. Соңрак, һәйкәл булачак урынга чыккач, аны тулы рәвештә, Рада Нигъматуллина идеясе белән – төп һәйкәлдән тыш су ташучылар, фонтаннар белән күрергә теләвен җиткерде. Илсур Рәис улы һәйкәлне нәкъ шул рәвешле тормышка ашырырга вәгъдә бирде. Һәм Әлфия Айдарскаяны Сара апа исемендәге сквер да булачагына ышандырды. Соңрак Илсур Рәис улы үзе һәм Марат Готыф улы исеменнән Рәискә һәйкәл буенча рәсми хат белән мөрәҗәгать итте, уңай җавап алдык. Скверны исә федераль программага керүче парк, скверлар исемлегенә керттек һәм сквер проекты халык ярдәме белән 2027 елда төзекләндереләсе объектлар өчен тавыш бирүдә җиңеп чыкты. Нәкъ бу проектка тавыш биргән казанлыларга чын күңелдән зур рәхмәт! Илсур Раисович йөкләмәсе буенча сквер өлешчә түгел, ә бер ел эчендә тулаем эшләнеп бетәчәк. Безнең төп теләк: 2027 елда барыбыз да күптән көткән бу һәйкәл һәм истәлекле сквер, ниһаять, ачылсын иде! Бу Әлфия апа өчен иң зур бүләк булыр иде.

Әлфия апа өчен тагын бер кадерле вакыйга – «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты. Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау Комиссиясе ярдәме белән «Калеб» яңа буын җыены Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан истәлекле кичә үткәрә. 26 нчы октябрь Татар дәүләт филармониясендә Әлфия апаны күрү - безнең өчен дә зур шатлык булыр иде!

Йомгаклап, шуны кабатлыйсы килә: Әлфия апа – интеллигент, үзенең репутациясе, әти-әнисенең авторитеты турында бик кайгыручы кеше. Әйе, микроинсульттан соң аның хәле начарайды, аңа чыннан да игътибар кирәк. Ләкин акны карадан аера белсәк, мондый темаларны күтәргәндә сак булсак иде. Бер-беребезне гаепләмичә, бер-беребез белән элемтәдә булып, кулыннан килгәнчә Һәрберебез ярдәм күрсәтсә, Әлфия апа соңгы елларын лаеклы уздырыр иде. Бу – безнең уртак бурычыбыз.

Әлеге язманы Эльмира Шәрифуллина сүзләре белән тәмамлыйсы килә.
Вакланмадың, сыктанмадың,
Изсә дә ыгы-зыгы.
Син һаман балкып торасың,
Татарның сылу кызы!
Әлфия – Газиз кызы!!
Әлфия – Газиз кызы!!!» – дигән ул.

Фотода: Әлфия Айдарская, Гөлзада Нургалимова, Лилия Гәрәева һәм Гүзәл Сәгыйтова. Әлеге фото 8 октябрьдә төшерелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре