Сизми генә агулану
Югары Ослан районында булган һәлакәтне генә искә алыйк. 40 яшьлек ир-ат, аның 10 һәм 12 яшьлек ике баласы һәм аларның 62 яшьлек әбиләре сөрем газына агуланып үлә. Әлмәттә дүрт кешедән торган гаилә: өч олы кеше һәм яңа туган бала газ исе йогынтысына эләгеп хастаханәгә эләгә. Бөгелмәдә шәхси йортта яшәүче гаиләдә 8 яшьлек бала, шулай ук өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында агулана, бәхеткә, аны хастаханәдә коткарып калалар. Тикшерү вакытында белгечләр торак бинада урнаштырылган казаннан төтен чыгару торбасы өзелгәнлеген ачыклый. Күпчелек фаҗигаләр кешеләрнең газ җиһазлары белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыга. Әгәр дә йорт хуҗалары көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәгән булса, бу бәхетсезлекләр булмас та иде. Казанда өч биш катлы йортта сөрем газыннан агуланучыларның барысы да су җылыта торган газ колонкаларыннан файдаланган була. Бу очракта, Дәүләт торак инспекциясе бары тик бер кагыйдәне онытырга ярамый, дип кисәтә. Газ колонкалары булган фатирларда тәрәзәне ачып йорт эчен җилләтергә кирәк!
Күпфатирлы йортларда газ җиһазларын дөрес эксплуатацияләү ул әле норматив документлар таләбе генә түгел, ә халыкның тормышы һәм куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә, ди белгечләр. Статистика күрсәткәнчә, көнкүреш газына бәйле бәхетсезлек очракларының күбесе җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.
Тикшереп торыйк
«Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директоры Рөстәм Усманов та хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне елга бер тапкыр үткәрергә кирәклеген, күп кенә проблемалы мәсьәләләр нәкъ менә планлы тикшерү уздырганда ачыклануын һәм хәл ителүенә тукталды.
– Күрелә торган чаралар һәм соңгы елларда сөрем газы белән агулануга бәйле һәлакәтләр саны кимүгә карамастан, үлем очраклары күп тапкыр артты, – диде ул.
«Газпром трансгаз Казан» ел саен халыкка газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтә, аларны техник яктан төзек хәлдә тота. Быелның 9 аенда 1 миллионнан артык абонентта эшләр башкарылган. Әмма бөтен кеше дә ачык ишек белән каршы алмый. 10 мең йорт хуҗасы газ җайланмаларын тикшерүчеләрне өйләренә кертмәгән.
– Татарстан Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә бу юнәлештә эш алып барыла. Белгечләрнең керүенә киртә тудырылырга тиеш түгел. Быел торак инспекциясенә тикшерү үткәрү өчен өйгә кертмәү очраклары буенча 793 материал җибәрелде. 389 хокук бозучы абонент административ җаваплылыкка тартылды. Аларга салынган штрафлар күләме 2,4 млн сумны артып китте, – диде генераль директор.
Рөстәм Усманов шулай ук күп фатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналлары торышына да тукталды.
Хәтерегездә булса, июнь аенда Нурлат районында вентиляция торбасына күгәрчен кереп кысылу аркасында тулы бер гаилә сөрем газы белән агуланды. Табиблар ике баланың, шулай ук аларның әти-әнисенең гомерен саклап кала алды. Зыян күргән Елена Хәйруллина журналистларга сөйләвенчә, ул үзләренең газ исеннән агулануын ире егылганнан соң гына аңлый. Авыр булса да, урыннан торып, беренче эш итеп тәрәзәләрне ача. Ашыгыч ярдәм чакырта. Гаилә башлыгы ул вакытка инде аңсыз хәлдә була. Шулай итеп бер кош тулы бер гаиләнең башына җитә яза.
Рөстәм Усманов сүзләренчә, озак вакыт эксплуатацияләү вентиляция каналларының чыдамлыгына тәэсир итә, бу үз чиратында куркынычсызлыкка турыдан-туры йогынты ясый. Планлы эшләр башкарганда вентиляция һәм төтен каналлары эшенә аерым игътибар бирелә. Төтен чыгу юллары төзек булмаган очракта бу йорт зәңгәр ягулыктан тулысынча өзелергә мөмкин. Бүгенге көндә шундый сәбәпләр аркасында Татарстанда 146 күпфатирлы йортта 1136 газ белән эшли торган су җылыткычлары сүндерелгән.
Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт кысасында искергән газүткәргечләрне алмаштыру буенча да эшләр алып барыла. Быел 58 йортта фасад газүткәргечләрен ремонтлау эшләре башкарылган, 4 йорт буенча эшләр әле дә дәвам итә.
– Гадәттәгечә җылы бирү сезоны алдыннан өлкәннәр арасында да, мәктәп укучылары арасында да көнкүрештә газны имин куллануны пропагандалауга зур игътибар бирәбез. Төп максат – балада кечкенәдән үк газны дөрес һәм имин куллану культурасын тәрбияләү, – диде Рөстәм Усманов.
Газ исе килгәндә, нишләргә?
– Электр җиһазларын кабызмагыз да, сүндермәгез дә.
– Тәмәке тартмагыз.
– Тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз.
– Урамга чыгыгыз.
– 04 номеры буенча (кесә телефоныннан – 104) газ хезмәтен чакыртыгыз. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта коткаручыларга бердәм 112 телефонына мөрәҗәгать итегез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез