«Х» чире егып салмасмы?

Үткән атнада табигый һәм социаль катастрофалар спирале моңарчы күрелмәгән тизлектә бөтерелде. Вакыйгалар шулкадәр кыза һәм тизләнә: кайсының мөһимрәк икәнен аерып әйтү дә кыен.

Башында Вашингтон торган коалиция Йәмәнне бомбага тота. Якын Көнчыгыш кризисының җәелүе кысасында мондый һөҗүм көтелә иде. Йәмән каршылыгы утка тотуның үзенә зур зыян салмавын белдерә һәм Кызыл диңгез аша йөрүче Израиль корабларын утка тотудан туктамаячагын әйтә. Хәзер инде АКШ һәм Европа корабларына да куркыныч яный, нефть ташучы танкерлар бикләнә. Нәтиҗәдә кара алтын бәясе күтәрелде. Йәмән соңгы ике дистә ел эчендә туктаусыз утка тотулар астында яши, ә янкиларның яңа һөҗүмнәре вазгыятьне көнбатышлылар файдасына үзгәртер дигән өмет аз.

Тайваньда шимбә көнне сайлау булып узды. Утрау җитәкчелегенә кем килүенә бәйле рәвештә ул Кытай белән мөнәсәбәтләрне хәл итәргә тиеш иде. Сайлауда Кытайдан бәйсезлек тарафдары Лай Циндэ җиңде. Бу материк белән утрау арасында вазгыятьне кискенләштерә. Безне хәтта сугыш башлану ихтималлыгы белән куркыталар. Андый сугыш була калса, дөнья икътисады җимереләчәк, диләр. Хәл, чынлап та, кискен, әмма коткы таратучылар әйткән дәрәҗәдә үк түгел. Пекинның сугыш башлау ихтималлыгы кечкенә. Без хәтта курыкмый әйтә алабыз: нульгә якын. Кытай утрауга каршы икътисадый санкцияләр кертеп кенә дә андагы вазгыятьне җимерелү дәрәҗәсендә кискенләштерә ала. Икенчедән, кытай армиясе сугышка әзер түгел. Өченчедән, Лай сайлау кампаниясе вакытында ук җиңгән очракта бәйсезлек игълан итәргә җыенмавын белдерде. Дүртенчедән, сайлауда администрация башлыгы буларак Лай җиңсә, парламентта Гоминьдан партиясе өстенлек алды. Ул партия «Бер ил – ике система» дигән формула яклы, ягъни Пекин идарәсе астына керүне куәтли.

Безнең өчен куркыныч яный торган факт дип Давоста бу атнада ачылачак Бөтендөнья икътисад форумының көн тәртибенә «Х» пандемиясенә әзерлек мәсьәләсен кертелүен саныйм. Чир әлегә үзе юк, әмма аның коронавируска караганда 20 тапкыр күбрәк кешене кырасын белдерәләр инде. Коронавирус пандемиясе алдыннан да шулай булган иде. Димәк, яңа ясалма чир таралу куркынычы зур. Америкада болан үлүенә китергән вирус яңа үтерүче роленә әзерләнә. Ул әлегә кешеләргә йокмый.

Конспирологларның, гыйнварның 23еннән башлап 15 февральгә кадәр глобаль финанс җимерелүе әзерләнә, дигән имеш-мимеш хәбәре бар. Андый куркытулар гадәттә тормышка ашмый, әмма түнтәрелеш теләүчеләр җитәрлек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре