Хәбәрсез югалган: Татарстанда озын гәүдәле 21 яшьлек кызны эзлиләр

Теләсә нинди мәгълүмат мөһим.

Чаллы шәһәренең “Электротехнический” 4 нче полиция бүлеге хәбәрсез югалган 21 яшьлек Ольга Кукракны эзли. Ул 15 мартта 41 нче комплекста урнашкан йорт фатирыннан чыгып киткән һәм хәзергәчә кайда икәнлеге билгесез, дип яза “Челнинские известия”.

Ольганы соңгы тапкыр 63/03 йорт янында күргәннәр. Билгеләре: карап торышка – 20 яшь тирәсе, буе – 176 см, ябык гәүдәле. Нинди киемнан булганлыгы мәгълүм түгел.
Югалган кыз турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан +7 937 577-96-01 телефоны аша хәбәр итү сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре